Бикбаулылар ашлыклы булдылар
Бикбау авылының амбар алдында көн дәвамында техника да, кеше дә өзелеп тормады.
Анда авыл халкына бер пай җире өчен 1 центнер күләмендә бодай тараттылар.
Килешү нигезендә, бикбаулыларның пай җирләрен "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калморза" бүлекчәсе эшкәртә. Әлеге бодайдан тыш, берничә көннән пайчыларга 1әр центнер күләменнән арпа да кайтачак әле.