22 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Якташлар очрашуы
24 гыйнвар көнне Чаллыдагы "Энергетик" мәдәният сарае минзәләлеләр кулында булачак. Бу көнне 19 сәгатьтә биредә якташлар җәмгыяте Минзәлә төбәгендә туып үскән кешеләрнең очрашуын үткәрә.
-
Стадионның исемен уйла һәм хәбәр ит!
Казанда уздырылачак 2013 елгы Универсиаданы рәсми төстә ачу һәм ябу тантаналары һәм футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннары уздырылачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионның исеменә конкурс игълан ителде.