Сафия ГАЗИЗОВА - "Ялгышмагыз!"
Әллә сезгә картлык килмәс дисезме?
Иңне еллар йөге сыкмас дисезме?
Хәтер таң йокысын алмас дисезме?
Кышкы төннәр елга әйләнмәс дисезме?
Ялгышасыз!!!
Әллә битарафлык җанны телми дисезме?
Язлар һәрчак өмет китерер дисезме?
Ялгызлыктан җан өшемәс дисезме?
Мондый язмыш сезгә килмәс дисезме?
Ялгышасыз!!!
Бәхет - шатлык мәңге юлдаш дисезме?
Кайгы һәрчак читләп...