30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.
-
Кая ашыктың, Шәфәгать...
Җырчы Салават Фәтхетдинов әнә шул җыры белән гармунчысы Шәфәгать Салиховны татар дөньясына танытты. Быел җырчы тагын бер игелекле эш башкарды. Утызынчы концерт сезонында гармунчысы Шәфәгатьне катнаштырды, җырчы Гөлүзә Зыятдинованы кадерле кунак итеп чакырды. Тамашачының күпчелеге сөйкемле сөякле гармунчыны шунда соңгы тапкыр күргән икән.
-
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.