Мәлкәндәге Тюкменевлар нәселе, сез кайда?
Социаль челтәрләрдә Псков өлкәсендәге эзтабарлар отряды командирының Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан 1941 елда Бөек Ватан сугышына чакырылган, хәбәрсез югалган Николай Васильевич Тюкменевның туганнарын эзләүләре турында язылган иде.
"Минзәлә"мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүче журналистлар да моңа битараф калмадылар, әлеге сугышчының туганнарын эзләү эшенә керештеләр.
Эзләү барышында Яңа Мәлкән авыл җирлегендәге ветераннар Советы...