Африка дуңгыз чумасы вирусы – Татарстанда
Агымдагы елның август башында Татарстанның Югары Ослан, Спасс, Мамадыш һәм Чистай районнарында дуңгызларның Африка чумасы белән авыру очраклары ачыкланды.
ТР Хөкүмәте карары нигезендә, эпизоотик хәл күзәтелгән һәм әлеге районнарда куркыныч тудыручы зонадагы дуңгызлар һәм дуңгызчылык продуктлары кулланудан чыгарылды. Барысы 6 мең баштан артык дуңгыз юк ителде. Республиканың 24 районына карантин кертелде.
Шәхси хуҗалыкта дуңгыз асраучы гражданнар сак булырга тиешләр. Бүгенге көндә урман массивларына барудан тыелып торырга кирәк. Вирус кыргый фаунада да булырга мөмкин. Кыргый кабаннар арасында да авыру очраклары республикада 2020 елдан башлап ачыкланып килә. Соңгы очрак узган елның июль аенда Яңа Чишмә районында теркәлде.
Шәхси хуҗалык тотучыларга дуңгызларын ачык һавага чыгармый асрауны булдыру мөһим. Әгәр дә дуңгызлар авырый яки үлә икән, бу хакта кичекмәстән Минзәлә район ветеринария берләшмәсенә 3-17-06, 3-13-05 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев