Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Актанышта Кама аръягы татарлары тарихын өйрәнүнең актуаль проблемалары хакында сөйләштеләр

Актанышның «Адымнар» гимназиясендә әлеге форумны үткәрү инициаторы булып ТАТМЕДИА җәмгыятенең «Мәгариф» журналы торды.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Актаныштагы форумга тарих галимнәре һәм шушы төбәктәге мәктәпләрнең тарих  укытучылары җыелды.

Төбәк тарихының мәктәп дәреслекләрендә аз булуы Татарстан тарихын өйрәнүдә шактый кыенлыклар тудыра. Менә шундый форумнар күбрәк булса балаларга тарихны, телне белеп үсүдә бигрәк тә файдалы булыр иде. Шуңа «Мәгариф» журналы коллективының бу адымы мактауга лаек.

Форумда катнашучылар «Мәгариф» журналының 110 еллыгы, Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

Реклама

Татарның күренекле галиме Фаяз Хуҗин, башка фән эшлеклеләренең докладларын тыңладылар.

Форумны социология фәннәре кандидаты, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева алып барды.

Форумда катнашучыларны сәламләргә Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев