Реклама
Көн темасы
Армениядән килгән Рузвелт Минзәлә районында ферма ремонтлый
Авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышып йөргәндә, район башлыгы Айдар Салахов Бикбау авылына да сугылды.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Туган авылы булганга түгел, биредә элеккеге ферма территориясендә Алмаз Шәрипов, терлекчелекне үстерү стратегиясе нигезендә, бер корпуска капиталь ремонт һәм аның янында маллар йөрергә карда ясатты. Мондагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күрде район башлыгы. Ремонт эшендә актив хезмәт куйган төзүчеләргә грамоталар тапшырды. Шулар арасында тарихтан ишетеп белгән Рузвельт фамилиясен ишеткәч, сорамый булдыра алмадым.
- Чыннан да әти- әни Президент булсын дип шундый исем кушканнар, диде исем хуҗасы.. Грамотадагы язылышны игътибар белән укучылар тагын бер кызыклы фактка игътибар итәчәк әле.
Тиздән бирегә таналар күчереләчәк.Бүгенге көндә хуҗалык фермасында тугыз тонна сөт савыла. Мал санын арттыру, абзарларны реконструкцияләү, ашату һәм асрау технологиясен камилләштерү нигезендә, якындагы елларда көнлек савымны унбиш тоннага җиткерү күздә тотыла.
Алмаз Шәрипов әйткәнчә:
-Сөт булганда гына алга карап яшәргә, эшләргә мөмкинлек туа.Аның сүзләрендәге хаклыкны тою өчен, үзегез санап карагыз.Сөт комбинатларында бер килограмм продукцияне уртача утыз сумнан кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев