Арпа культурасын 2781 гектарда суктырасы калды
Бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданның 78,6 процентында урып-җыю төгәлләнгән.
Кичә бер көн эчендә игенчеләр 528 гектар мәйданда ашлык җыеп алды.
Икмәкнең һәр гектары 48,3 центнер уңыш бирә. Көзге культуралар күәте- 53,4 центнер тәшкил итте. Борчакның һәр гектары 32,6 центнер уңыш бирде. Район хуҗалыклары бүген сабан бодае, арпа суктыра. Сабан бодае һәр гектары 48,7 центнер, арпа 43,3 центнер уңыш бирә.
“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләренең 2781 гектар арпаны суктырасылары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев