Әсхат ага Хәмәтдинов Ленин урамында тротуар салуга үз өлешен кертә
Ленин урамындагы карт, чирле агачларны кисү социаль челтәрләрдә төрле фикер уятты.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бу көннәрдә Ленин урамында техника эшләвен дәвам итә.Башта агач төпләрен казып алдылар, хәзер тротуар салуга әзерлек эшләре бара. Шәһәр властьларыменә шулай итеп үзәк урамнарның берсе тәртипкә китерүне дәвам итәләр.
Эшнең барышы белән танышырга килгәч, биредә үз машинасы белән хезмәт куючы Әсхат Хәмәтдинов да очраттым.
-Үзара салым акчасын теләп һәм вакытында бирдем. Тиеннәрдән шактый сумма җыела бит, йөреп торган кеше күрә, урамнар төзекләнә. Шәһәр матурая. Шул матурлыкны тудыруга икеләтә өлеш кертүемә бик шат, диде ул әңгәмәбез вакытында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев