Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Август ахырында Минзәлә интернат-мәктәбендә “Балалар сыроварнясы” ачыла

Әлеге проект ярдәмендә мөмкинлекләре чикле балалар көн саен өстәл янына үзләре җитештергән яңа сөт продуктлары алачак. Моннан тыш, продукциянең бер өлешен балалар бушлай районның ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләренә җибәрә алачак.

Минзәлә интернат-мәктәбе каршындагы мини-сыроварняны быел кышын «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештырды. Бу вакыт эчендә мини-сыроварняның модульле биналары төзелде, җиһазлар сатып алынды һәм урнаштырылды.

Файдалы күнекмәләрне үзләштерү өчен Минзәлә балалар делегациясе Казанга килде. Чизерия сыроварнясында балаларга ике сыр әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Балалар мезофиль һәм термофильле кабымлыклар арасындагы аерма нидә икәнлеген белделәр, сөт аксымын ничек һәм ни өчен бүлеп бирүен, ә иң мөһиме – Фета һәм Адыгей сырларын әзерләү серләре белән таныштылар.

“Балалар сыроварнясы” проекты мөмкинлекләре чикле балаларга авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате һәм җитештерү икътисады өлкәсендә гамәли белемнәр, шулай ук хезмәт коллективындагы эш тәҗрибәсен алуга юнәлдерелгән.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Минзәлә интернат-мәктәбе карамагындагы барлык балалар да көн саен өстәл янына үзләре җитештергән яңа сөт продуктлары ала, шулай ук җитештерелгән сырны Минзәлә районының ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай бирә алачак», — дип шәрехли фонд директоры Әлфия Вәлиева.

Балалар мини-сыроварнясын ачу һәм эшләтеп җибәрү август ахырына планлаштырылган.

Фото «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды архивыннан

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев