Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ни телисең шул бар
Ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, КФХлар, хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык: бодай, борчак, арпа,солы, катнаш азыкны тиз арада сатып та бетерделәр.
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ").
Катнаш азыкны бишәр капчыклап алучылар да булды. Аркадий Чернов куяннары өчен бодай һәм яссылап изелгән(плющенный) бодай да алды. Әнә Яңа Маҗын авыл җирлеге башлыгы Иван Колбин бер тонна бодайны (килосы 10 сумнан) ярты сәгать эчендә сатып бетерде. Ә инде авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, куян,сыер итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Балык участогы һәрвакыттагыча 600 килограмм балык алып чыкты. Иң мөһиме - алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Минзәлә татар гимназиясенең казын, пирогларын һәм сөт өстен бик очсыз булгач чират торып 15 минут эчендә алып бетергәннәр. Минзәлә шәһәренең куян асраучысы Илгиз Сахапов ярминкә саен куян ите белән сәүдә итә, аның бәясе дә кыйммәт түгел иде, бер кило куян итен 550 сумнан сатты. Аю авыл җирлегеннән “Адиева” КФХ сы төрле кош-корт итләре тәкъдим итте, ул бу ярминкәгә 50 яңа суелган тавык һәм башкасын алып чыккан. Яңа Мәлкән авыл җирлегеннән Гөлчәчәк Шишкина ике сарык түшкәсе һәм төрле тозланган гөмбәләр белән сәүдә итте. Чаллы шәһәреннән Радик Хасанов киез итекләр, Нефтекамскийдан Венера Салимова кышкы киемнәр алып килгән, кирәк кешеләр аларны да яратып алдылар. Югары Тәкермән һәм Бикбау авыл җирлеге вәкилләре Луиза Токарева әзерләгән пироглар, шәңгә, чәк-чәкне саттылар. Шул сатылган продукциянең акчасы өлешчә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен җибәреләчәк. Калморза авылыннан килгән бал сатучы Рафак Габдрахманов төрле бал продукциясе белән сәүдә итте, аның балын бик яратып алдылар. “Илнур” КФХ сыннан килгән вәкилләр сыер ите белән сату иттеләр, алар бодай да саттылар. Воровский авыл җирлегенән килгән хезмәтчәннәр халыкны кыздырылган колбаса белән дә сыйладылар. Алар җирлектә үстерелгән алма, төрле кош-корт итләре һәм төрле үләннәр белән сәүдә иттеләр.
“Илнур” КФХсыннан килгән сатучылар итне башта килосын 480 сумга, аннары азакка таба 450 сумга саттылар. Ярминкәнең барышы белән район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар. Район җитәкчелегенә Минзәлә шәһәре халкы ярминкә уздырган өчен күпләр рәхмәтен белдерделәр. Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә аеруча өлкән буын вәкилләре сөенде, мондый ярминкәгә ихтыяҗ зур һәм ул социаль әһәмияткә ия.
Ярминкәгә чыккан берничә кеше белән аралаштым һәм менә алар нәрсә сөйләделәр.
Нияз Рәхмәтуллин:
-Мин ярминкәдән корбан балыгы сатып алдым, мондый авыл хуҗалыгы ярминкәсе ай саен булса яхшырак булыр иде.
Әнҗәп Арсланов:
-Мин үзем ярминкәдән бернәрсә дә сатып алмыйм, миңа продукцияне авылдан китереп бирәләр. Ярминкәгә дусларымны, авылдашларымны, таныш-белешләрне күрер өчен чыгамын.
Любовь Лобанова:
-Ярминкәдән сыер ите, авылда үстерелгән тавык ,тозланган сало сатып алдым. Ирем Николай итекченең итеге юк дигәндәй балыкчы булса да ярминкәдән кара балык алырга булдык.
Роза Сабитова:
-Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең һәммә төре бар. Без тавыкларга ашату өчен Иван Колбиннан ике центнер бодай сатып алдык.
Нәзирә Сайранова:
-Мин Тулбай авылыннан ярминкәгә авылдашыбыз контракт буенча хезмәт итүче Рамил Фатыйхов өчен рюкзак сатып алырга килдем. Аңа авылдашлар җыйган акчага рюкзак алдым.
Алим Касыймов:
-Мин шәһәрдә үткән ярминкәне бер дә калдырмыйм, ярминкәдә кулланучыларга районыбызда җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгыпродукциясе сатыла. Менә бу юлы Гөлчәчәк Шишкинадан сарык бавыры сатып алдым.
Сан
Авыллар ярминкәгә 7 түшкә сыер ите, 17 түшкә сарык һәм төрле колбасалар,төрле җиләк-җимеш, 4 тоннадан артык ашлык алып килгәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев