Аюда Корбан гаетен бөтен авыл белән бәйрәм иттеләр
Биредә бәйрәм көнне кибетләр хәтта хәмерле эчемлекләр дә сатмаганнар
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен Минзәлә районы Аю авылында аеруча зурлап үткәрделәр.
Башта авылның бар ир-атлары мәчеттә җыелып имам-хатыйб Рәфкать хәзрәт Ялаловның үтемле вәгазен тыңладылар, бергәләшеп бәйрәм намазы укыдылар.
Намаздан соң мөселманнар мәчет янында әзерләнгән мул табын янында җыелышып бәйрәм иттеләр. Балалар өчен күңелле чаралар үткәрелеп, аларга тәмле күчтәнәчләр өләшенде.
Бәйрәмнең тагын бер кызыклы үзенчәлеге - Аю авыл җир башлыгы Айрат Галимов: "Авылыбыздагы кибетләр бүген хәмерле эчемлекләр сатмадылар, бушлай икмәк тараттылар", дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев