Беренче квартал йомгаклары буенча хезмәттәшлек итүче һәрбер фирмага, безнең газетаны укучыларга, без күрсәткән хезмәтләрдән файдаланучыларга рәхмәт әйтеп, җиңүчеләребезне игълан итәбез. Менә алар:
2018 елның беренче кварталы бетте. Димәк, безнең белән хезмәттәшлек итүчеләргә бүләк (бонус) өләшер чак җитте.
Һәр төрле хезмәткә стимул чалымнары кертмәсәң, бертөрлелек туйдыра башлый. Көткән өметләр акланмаса, бигрәк тә! Безнең прайс-листтагы бәяләр кыйбат түгел, әмма экономика бүгенге халәттә булганда янга калган һәр сумны җитештерү әйләнешенә кертеп, күләмне һәм сыйфатны арттырырга мөмкин!
Бонус бирүнең төп максаты – безнең белән хезмәттәшлек итүчеләр хәленә керү, яңа килүчеләрне ташламалар белән кызыктыру.
Беренче квартал йомгаклары буенча хезмәттәшлек итүче һәрбер фирмага, безнең газетаны укучыларга, без күрсәткән хезмәтләрдән файдаланучыларга рәхмәт әйтеп, җиңүчеләребезне игълан итәбез. Менә алар:
Иң күп суммага реклама бирүчеләр:
юридик затлар арасында – ООО “Изыскатель”,
физик затлар (ИП) – Илсаф Латыйпов,
сайтта реклама бирүчеләр арасында – “Дельфин” фирмасының “Альф” филиалы.
Вәгъдә иткәнчә, газета битләрендә, сайтта, социаль төркемдә алга таба реклама биргәндә, аларга бушлай мәйдан бирелә! Киләчәктә дә бергә калыйк!
“Даимилек – сыйфат билгесе” номинациясендә җиңүче булып “Мензелинск Сервис” фирмасы (җитәкчесе Егор Юдин) табылды. Ул газетага корпоратив подписка оештырудан тыш, газета сатарга урын, газетада, сайтта даими төстә рекламасын тәкъдим итә.
Яңа номинацияләр өстәлә
Икенче кварталга һәм ярты елга йомгак ясаганда тагын ике номинация өстәләчәк.
1) “Альтернатива файдасы” – район газетасына турыдан-туры редакция аша язылучы оешмалар, коллективлар, оештыручылар һәм ваклап сатуда булышучы кибетләр арасында;
2) “Кибетем – яшәү чыганагым” Безнең белән хезмәттәшлек итүче һәм үзләрендәге товарны безнең мәгълүмат чаралары аша сатучыларга тәкъдим итүче сәүдә нокталары арасында. Бергә булганда гына без көчле. Шул вакытта гына яшәве һәм эшләве дә кызыграк. Киләчәктә дә бергә калыйк!
Билгесез фәлсәфәче сүзләре
Ярышканда җиңеп алынган керем, кибеттән сатып алынган конфетка караганда тәмлерәк. Реклама аша кергән акча, исә, шоколадтан да кадерлерәк!
Акцент
Реклама, белдерү бастыру – булганны күрсәтә белү генә түгел, ә куллану базарында урының бар икәнен сатып алучыга җитерә белү дә! Җитештерү, хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа төсмерләр керткәндә генә куллану базарында үз урыныңны, өлешеңне саклап калырга мөмкин.
Илдус ШАҺИЕВ
“ТАТМЕДИА”ның “Мензеля-информ” филиалы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев