Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Минзәләдә зур вакыйга – өр-яңа балалар поликлиникасы ачылды

Минзәләлеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов килде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Район үзәк хастаханәсендә “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү” программасы буенча балалар поликлиникасы төзелде. Моңа кадәр балалар консультациясе төп хастаханә бинасының беренче катында урнашкан иде. Ә реконструкциядән соң ул балаларны кабул итәргә әзер булган яңа, ике катлы бина булып сафка басты. Бүген тантаналы шартларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм “Электроком” ҖЧҖ җитәкчесе Олег Иванов кызыл лентаны кисеп поликлиниканың эченә үттеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:

–Бу елга планлаштырылган барлык эшләр дә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ел саен Дәүләт Советына посланиедә әйтелгән  башка гозерләре дә үтәлде дип әйтә алабыз. Минзәләдә шушындый балалар поликлиникасы ачылуга мин чын күңелдән сөенәм. Республикабызда шушындый дәвалау учреждениеләре төзелеп халык куллануына тапшырылуда әлбәттә Федераль үзәккә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Президентка рәхмәт әйтергә кирәк. Балаларның сәламәтлеген саклап шушы яңа, зур, иркен бинада сөенеп эшләргә язсын.

Айдар Салахов, район башлыгы:

–Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка без районга балалар поликлиникасы кирәклеге хакында хәбәр иткән идек. Һәм шушы елның февраль аенда әлеге поликлиникага нигез салынды, ә бүген шушындый тантаналы шартларда без бүген әлеге бинаны ачып, кулланышка тапшырабыз.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан милли проектларга старт бирелү, шуның нәтиҗәсендә халык өчен күп эшләр башкарылуы хакында әйтеп үтте.

Әлеге педиатрия бүлеге белән  табиб-педиатр Гүзәлия Шестакова җитәкчелек итә.

Ачылу тантансыннан соңфидакарь хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә ТР Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатлары, ә төзүчеләргә район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Соңыннан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбаракшин кунакларны поликлиниканың эче, җиһазланышы белән танышырга чакырды.

Әлеге медучреждение УЗИ аппараты, дәвалау-диагностика, физиотерапия, күп каналлы электрокардиограф һәм башка шундый заманча дәвалау-диагностика  җиһазлары белән тулыланган.

Поликлиника кечкенә пациентларны яңа елда яңа бинада кабул итә башлаячак. Сөт кухнясы да биредә урнашкан.

Сан

Әлеге медучреждениедә 5 237 бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтелә, шуларның 1012 се – район авылларыннан. Поликлиника сменага 60 баланы кабул итәргә исәпләнгән. Балаларга барысы 5 участок табиб-педиатр һәм 20 медицина шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев