Бикбау авылыннан Әлфия Басыйрованың “Чәчәк патшалыгы” конкурсына җибәргән фотолары
Конкурс 1 октябрьгә кадәр дәвам итә.
– Чәчәкләр тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчабызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда яздан көзгә кадәр тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, лилияләр, флоксалар һәм башка төрле чәчәкләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәреннән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез. Чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр, – дип яза ул.
Безнең өстәмә
“Минзәлә-информ” филиалы бакчачылар, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен түбәндәге номинацияләр буенча конкурс игълан итте.
“Искитмәле карачкы”. Моның өчен сезнең бакчагызны бизәп торучы гадәти булмаган, үзенчәлекле арт-объектлар фотоларын җибәрергә кирәк.
“Чәчәк патшалыгы”. Монда үзегез үстергән чәчәкләрнең, үз кулларыгыз белән булдырылган клумбаларның фотолары катнаша.
“Тәмле түтәл”. Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерли торган үзегезнең фирменный рецептларыгызны “Минзәлә”-“Мензеля” газеталарын укучылар белән дә бүлешегез. Рецепт белән шушы ризыкларның фотоларын куярга да онытмагыз.
Конкурска фотоларны үзегезгә уңайлы ысул белән безнең социаль челтәрләргә «ВКонтакте» Мензелинск news - Мензеля онлайн https://vk.com/smi_menzela
«Instagram» menzela_menzelinsk https://www.instagram.com/menzela_menzelinsk
«Одноклассники» https://ok.ru/menzelinsk яисә 8-9179077448 номеры белән ватсап аша җибәрергә кирәк. Инстаграммга куяр өчен 59 секундка кадәр видеолар да җибәрергә мөмкин. Исем-фамилиягезне, хәбәрләшү өчен телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Конкурс 1 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев