Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Боз тигезләү автомобиле кайтты

Минзәләнең "Юность"спорт мәктәбенә боз тигезләү өчен яңа автомобиле кайтты.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Канадада чыккан әлеге автомобиль 2007 елдан бирле кулланышта булган искесен алыштырачак.Коронавирус "Юность"тагы бозны да эретте,әлегә.

Бүген район башлыгы Айдар Салахов әлеге машинаны коллективка тантаналы рәвештә тапшырды һәм республика гына түгел, Россия күләмендә дә уйнарлык хоккейчылар тәрбияләүдә уңышлар теләде.

Боз тигезләү машинасын кайчан куллана башлаячаклары хакында боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдиновтан сорадык.
- Бозны карап тору бик кыйммәткә төшә. Шуңа,карантин чаралары башлангач, бозны эреттек. Башка еллардагы кебек безгә бик күп командалар тренировка үтәргә килергә җыеналар. Шуңа тизрәк карантин чаралары бетеп, спорт объектларын, кафеларны, кунакханәләрне ачарга рөхсәт бирүләрен көтәбез. Үзебезнең мәктәп укучылары өчен уку елы беренче июньнән тәмамлана.
Минзәлә районы Россиянең милли проектлары аша алты программада катнаша. Боз тигезләү машинасы да "Демография"милли проектының "Спорт - яшәү нормасы" программасы аша бирелде. Бездәге мәгълүмат буенча, әлеге машинаның бәясе ун миллион сумнан артык. Боз сарае коллективы бу программа нигезендә яисә финанс программалары нигезендә өстәмә рәвештә киенү-чишенү вагончыклары алу буенча эш алып бара. Шөгыльләнүчеләр өчен шартлар тагын да яхшырачак дигән сүз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев