Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бөртекле һәм кузаклы культураларны тиз арада җыеп алу зарури

6 августка районыбыз игенчеләре барлык урып-җыеласы мәйданның 11,1 процентында эш башкардылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 6 нчы августка барлыгы борчак-935, көзге бодай-14462, арпа 778 гектар мәйданда суктырып алынган. Барлыгы 23997,2 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. “Клешевников” КФХсы 200 гектарда борчак икте, әле аны суктыруга керешмәде. Районыбыз кырларында 57 комбайн эшләде.
Район буенча бүгенге кыр корабларының мөмкинлеге шактый һәм көнгә 1901 гектар уңышны җыеп алырга сәләтле, тик менә район буенча көнгә 1115 гектар мәйдан гына суктырып алына. КФХлар арасында “Ильнур” КФХсы, Миргаязов” КФХсы “Шереметьев” КФХсы гына уракка керештеләр, калган КФХлар уракка төшмәделәр әле. Һава торышы да уңышны тиз арада җыеп алу өчен уңайлы.Быел уңыш мул булыр дип фаразлана. Кырда эшләү җиңел түгел.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев