Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген Минзәләдә «Ләкләк» I Бөтенроссия бэби-театрлар фестиваленә старт бирелде

Фестиваль С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында өч көн – 30 ноябрь-2 декабрь көннәрендә үтә.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Узган ел театр коллективы 1нче иҗади белем бирүче бэби-театрлар форумы уздырган иде. Быелгы чара исә үзенең киң масштаблы булуы белән аерылып тора. Нәниләр өчен спектакльләрне Мәскәү, Казан, Ижау, Тольятти, Яр Чаллы, Минзәлә театры коллективлары күрсәтәчәк, ә театр критиклары аларга бәя биреп барачак.

Бэби-театрлар фестивален тантаналы ачуда Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов катнашып, театрларның һәм аларның балалар өчен куйган спектакльләрнең, фестивальләрнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим чара булып торуын билгеләп үтте.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев та кунаклар алдында чыгыш ясап:

–Минзәлә шәһәре Татарстан чигендә урнашкан кечкенә генә бер шәһәр булса да, ул тирән тарихка ия шәһәр. Театрның да күпьеллык данлы тарихы бар. Театрыбызны үстерү, аны данлыклы итү буенча ясаган адымнарыбызның берсе  – бэби-театрлар фестивале. Безнең тәкъдимне хуплаган ТР Мәдәният министрлыгына, чакыруыбызны кабул итеп килгән театр коллективларына һәм экспертларга, шулай ук районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Фестиваль барышында 9 спектакль куелачак. Аларны тамаша кылырга нәни дусларыбызны үзебезгә чакырып калабыз, – диде.

Реклама

Бэби-театр ул 7 яшькәчә булган балалар өчен куелган спектакльләр. Нәни тамашачылар спектакльләрне урындыкка утырып түгел, ә артистларга якын итеп урнаштырылган йомшак пуфикларга утырып карыйлар.  Спектакль барышында сабыйлар артистлар белән аралашалар, геройларны тотып карыйлар, артларыннан хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Нинди генә критиклар бәя бирмәсен – төп критиклар алар – балалар.

Фестивальгә Казаннан килгән театр критигы Нияз Игламов та моның шулай булуын раслады:

–Спектакльнең төп критерие – балага күңелсез булмаска тиеш. Бала карый икән, көлә икән, аңа кызык икән – димәк бу спектакль куйган максатына иреште. Фестивальдә без нәниләр өчен спектакльләр куйганда нәрсәгә игътибар итәргә, нинди темаларны аларыга, аларны ничек куярга һәм башка шундый темаларга лекцияләр дә укыйбыз, үзара фикер алышабыз, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Иң мөһиме – балалар өчен театр ул иң түбән театр түгел, бала өчен спектакль куюның нәрсәсе бар инде аның дип уйлаучылар да бар алайса. Ә бу фестиваль исә моның алай түгеллеген  дәлилләүче бер мисал булып тора.

Фестиваль сабыйлар өчен онытылмас мизгелләр бүләк итәр, матур бер бәйрәм булып күңелләрендә калыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев