Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Быел Минзәлә комбайнчыларыннан кемнәр Татарстан Президенты призына лаек булачак?

Быел да 2019 ел урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайнчылар арасында республика һәм район күләмендә Татарстан Президенты призына “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсы игълан ителде.

Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов призына үткәрелгән  конкурста районыбызның 16 комбайнчысы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президентының 50 мең сум күләмендәге премиясен:Илгиз Шияпов, Разил Гобәйдуллин, Фирдәвис Сафин(өчесе дә “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдән), Марсель Миңнемухаметов, Владимир Стрекалов, Владислав Гарнышев,  Александр Погорелов(дүртесе дә “Мензелинские зори” агрофирмасыннан), Миңнур Батыршин, Зиннур Гыйльфанов,   (икесе дә “Калморза” хуҗалыгыннан), республиканың 30 мең сум күләмендәге район премиясен Алвир Даутов(“Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ), Иван Буреев, Айдар Насыйров, Айгиз Мөбәрәкшин, Индус Ярмиев(дүртесе дә “Калморза” хуҗалыгыннан), Зөфәр Фаттахов(“Мензелинские зори” агрофирмасы) алды. Шулай ук игеннәрне теземнәргә салуда эшләгән Ришат Галиуллин (“Органик групп-Чулман” ҖЧҖ) 40 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.Район башлыгы Айдар Салахов  тарафыннан да бүләкләү чаралары эшләнде. Суктыруда  иң югары күрсәткечләргә ирешкән  комбайнчы 5 шәр мең сум күләмендә махсус премия белән бүләкләнәчәк, аларны маркасы буенча  5 комбайн төркемнәре буенча билгеләү каралган. Социаль гаделлек булсын. 

Беренче графа- комбайн маркасы, икенче шул комбайнга бирелгән ашлык суктыру планы (тонналарда), өченче- премиянең күләме (сумнарда).

Лексион         1500    5000

Нью Холланд,

Тукано, Торум           1300    5000

Акрос, Палессе         1000    5000

Дон-1500        800      5000

Нива, Енисей 500      5000

Беренче тапкыр нормасын үтәгәннәргә 5 мең сум, икенче тапкыр шул ук күләмдә ашлык суктырган комбайнчыга тагы 5 мең сум күләмендә район башлыгы призын тапшыру каралган.

Урып-җыюны вакытында, кыска срокларда җыеп алу, билгеләнгән сезон йөкләмәсен һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатыннан игенче механизаторларны премия бирү системасын эшләде. Түләү системасында   хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына да игътибар бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев