Чернобыль фаҗигасенә 35 ел
Бүген Ленин исемендәге стадионда Чернобыль фаҗигасенә 35 ел тулу уңаеннан әлеге катастрофаны бетерүдә катнашкан чернобыльчеләр өчен митинг узды. Чарага Чернобыль атом станциясендә булган аварияне бетерүдә катнашучылар да чакырылган иде.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Митингта район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, район мөхтәсибе Рәмзил хаҗи хәзрәт, Никольский соборының настоятеле иерей Роман атакай, урта уку йортлары укучылары катнашты. Алар үз чыгышларында Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан райондашларыбызга рәхмәт белдереп, яңадан илебездә мондый фаҗигаләр кабатланмасын иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.
Митингта Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан Владимир Архипов үз истәлекләре белән уртаклашты.
1986 нчы елның 26 апрелендә 1 сәг. 24 минутта Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Шартлау вакытында температура 1600-1800 градуска җитә. Чернобыль авариясе нәтиҗәсендә 30 километр радиустагы җир зарарлана. Бу фаҗига кешелеккә бик зур зыян салды. Янгынны сүндерүдә катнашучылар тиңдәшсез батырлык күрсәтәләр. Һәлакәтнең актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла, реакторның йөзләрчә мең тонналы графит корылмасы яна. Графит янудан кызган һава, радиоактив матдәләрне берәр чакрым биеклеккә күтәреп, еракларга илтеп ташлый. Бу шартлау - ХХ гасырның иң куркыныч һәлакәте. Реактор шартлау вакытында 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 800 меңнән артык кеше катнаша. Аварияне бетерүгә Татарстаннан да 3500 ликвидатор чакырыла.. Безнең районнан Чернобыль һәләкәтен торгызуда 27 кеше катнашкан, бүгенге көндә аларның 12 се исән.
Митинг ахырында радиация һәм авария һәлакәте корбаннары истәлегенә куелган памятникка чәчәкләр салдылар. Мондый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев