“Чиста шәһәр” юлларны ямый
“Чиста шәһәр” оешмасының техник базасы көчле һәм ул юлларны ямауга көннәр җылыту белән кереште.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Бу көннәрдә алар шәһәребезнең үзәк урамнар юлларын башта кырдырып алдылар, аннары гудрон белән эшкәрттеләр, хәзер шул юллардагы чокырларга асфальт җәеп чыгалар. Шәһәрдә барысы 1000 квадрат метр чокырны ямыйсы һәм әлеге чокырларга 19 тонна асфальт җәясе бар. Чокырларны асфальт белән ямауга 12 кеше, бер каток, бер “КамАЗ” һәм бер “Амкадор” төягече җәлеп ителгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев