Актаныш авылында Чулман аръягы зонасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогына сайлап алу туры узды.
Ярышларда алты районнан 93 спортчы катнашты.
— Безнең спорт мәктәбеннән турнирда 12 талантлы спортчы катнашты, аларның һәркайсы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрсәтте. Ике укучыбызның уңышларын аеруча билгеләп үтәсе килә: Эмилия Данилова, үз көчен һәм чыдамлыгын исбатлап, көмеш медаль яулады. Аның чыгышы максатчанлык һәм үҗәтлек үрнәге булды. Әмир Ардыханов бишенче урынны алды, бу да зур уңыш. Аның нәтиҗәләре зур потенциалга ия булуын һәм тренировкаларда тырышып эшләвен күрсәтә,-дип хәбәр итте "Минзәлә-информ«га «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры Игорь Ковальчук.
Әлеге казанышлар нәтиҗәсендә Эмилия һәм Әмир март аенда Казан шәһәрендә узачак ярышларның финал этабына сайлап алуны уңышлы үттеләр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев