Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Эпизиотик ситуация

Минзәлә районында 1963-1969 елларда тилчә (ящур) авыруы мөгезле эре терлекләрдә һәм дуңгызларда теркәлгән иде, ул вакытта имин булмаган пунктларның саны 40 ка җитте.

Сарман районының Югары Чыршылы авылында терлекләрдә сирәк очрый торган бик хәтәр авыру-төенле дерматит авыруы теркәлде. Шәхси хуҗалыкларның мөгезле эре терлекләреннән алынган 2 пробасында биологик материалның бик хәтәр йогышлы авыру-төенле дерматит авыруы ачыкланган. Әлеге диагнозны 2022 елның 14 гыйнварында ДБУ “Республика ветеринария лаборатория”се куйган.

Төенле дерматит-сыерларда һәм башка төр имезүче вак терлекләрдә очрый торган хәтәр йогышлы авыру. Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит (НД), мөгезле эре терлекләрдәге йогышлы төенле дерматит (ЗУД)-мөгезле эре телекләнең йогышлы инфекцион авыруы бизгәк тоту,тән тукымаларының тире астына сары су төшә, төерләр барлыкка килә( төен, нодул)күзләре, ашказаны тракты һәм сулыш юлының лайлалы тышчасы зарарлана.

Хәзерге вакытта йогышлы төенле дерматитның чыганагын бетерү һәм таралуга юл куймау максатында Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 елның 24 нче августының 588нче номерлы приказына ярашлы комплекслы, оештыру-хуҗалык, диагностика, таралуга юл куймау, чикләү һәм башка чаралар кулланыла.

Мөгезле эре терлекләдә нодуляр дерматитны профилактикалау максатында Минзәлә районында 2020 елда 12106 баш м.э.терлек,ә 2021 елда10518 баш мөгезле эре терлек вакцинацияләнгән. Быел да профилактика чаралары дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев