Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Фәкать музей гына гасырларны тоташтыра

Воровский җирлегендә музей ачылды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Ул җәмәгать үзәгенең бер бүлмәсендә урнашкан. Зур түгел, әмма бик олы мәгънәгә, көчкә ия. Һәр экспонат күңел җылысы биреп урнаштырылган. Биредә ике гасырга якын элек тегелгән хатын- кыз күлмәге, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары киеп кайткан бушлат - патриотик тәрбия өчен менә дигән экспонатлар.
Залга җыелган кунаклар, авылдашлары өчен әзерләнгән видеопрезентация авыл тарихын тагын да тирәнрәк ача. Бу җирлектә күмәк хуҗалыкның 1919 елда оешуы ук күренекле факт. Аның биредәге собор җирләре ндә эшли башлавы шулай ук игътибарга лаек факт. Беренче җитәкчеләренең -Никольский фамилияле- укытучы булуы да өйрәнү өчен үзенчәлекле факт.
1924 елда ук совхоз оешып, аңа Воровский исеме бирелә. Авыл, соңрак совхоз, хәзер җирлек тарихы бик бай, кыскасы. Бу хакта без алга таба газета битләрендә киңрәк язарбыз. Музей ачылу көнендә без зур күләмле видеоматериал төшердек. Ул ял көннәрендә куелачак.
Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова музей ачылу тантанасында бу эшкә үз өлешләрен керткән һәркемне атап кына калмады,  Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы авылны тамырдан яңарту буенча армый- талмый эшләгән әтиле- уллы Юдиннарга тагын бер кат җылы рәхмәтен җиткерде.
Авылны таныткан Альберт Латыйпов көй язган җырларны Наталья Чепкасова күңелләрне өздерерлек итеп башкарды. Биредәге фольклор коллективы инде республикада танылды, аларның чыгышын һәрвакыт рәхәтләнеп тыңлыйсың.
Аылларда музейлар ачылу- җирлек башлыкларының үз эшләрен намус белән эшләүләрен күрсәтүче факт ул. Район музеенда аларны куярга урын юк. Туган авылларына кайтучыларның, исә, үз музейларына кереп,  тамырларын барлау, горурлык хисләрен ныгыту өчен кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев