Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Физкультурачылар көнендә Минзәлә спортчылары футбол һәм волейбол буенча ярыштылар

Ярышларда "Юность", "Юбилейный" һәм "Олимп" спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты



(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәләдә физкультурачылар көне уңаеннан мини-футбол һәм пляж волейболы буенча ярышлар узды.
Ярышларны ачып, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин:
- Без бүген биредә безнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне каршы алуыбызга шатбыз. Яшь булуга карамастан, сез төрле ярышларда зур уңышларга ирешәсез, ә иң мөһиме, дөрес тормыш юлы сайладыгыз, - дип билгеләп үтте.
Шулай ук ул "Юбилейный" спорт мәктәбе укытучысы, Минзәлә районының танылган спортчысы Анна Титовага ГТОның алтын аерым знагы тапшырды.
Мини-футбол буенча ярышларда призлы урыннарны " Олимп "спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бүлеште. Өлкән яшьтә (барлыгы 3 яшь категориясе иде) 1 - футбол, ә 2-гер бүлегендә тәрбияләнүчеләр. "Олимп" директоры Чулпан Харисова җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм тәмле бүләкләр тапшырды.
Пляж волейболында өлкәннәр арасында 1 урынны Рушан Җәләлов һәм Айдар Сәрваров, 2 урынны Артем һәм Надежда Мясниковлар алды.
2005-2008 елгы кызлар арасында пляж волейболы буенча 1 урынны Зәринә Әбударова һәм Наилә Хәмитова, 2 урынны Аделина Кирпичникова һәм Алинә Рәхмәтуллина, 3 урынны Елизавета Асадуллина һәм Елизавета Назарова алды. Аларны "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев