Яңа ел алды ярминкәсе Минзәләдә 24 декабрь көнне булачак
Шәһәребезнең Октябрь мәйданында Яңа ел бәйрәменә багышланган ярминкә була.Әлеге ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, КФХлар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар,эшмәкәрләр, урман хуҗалыгы, балык участогы үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.
Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”
Ярминкә шимбә көнне, ягъни 24 нчедекабрь көнне шәһәребез үзәгендә иртәнге сәгать 8 дә башлана. Сатып алу өчен заказны 3-16-03 телефоны аша бирергә була.
Ярминкәдә катнашучыларны Кыш Бабай белән Кар Кызы котлаячак. Ярминкәдә экологик чиста продукция сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәркемнең күңеленә хуш килерлек концерт программасы да әзерлиләр.
Сатуда киң ассортиментта төрле ит, сөт продуктлары, балык, бал,катнаш азык, бәрәңге, бөртекле ашлык, яшелчә, он һәм башка күп төрле авыл хуҗалыгы продукцияләре булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев