Яңа уку елын Минзәлә рәссамчылары яңа бинада каршылый
Бүген тантналы төстә балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге ачылды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Сынлы сәнгать бүлегенә йөрүче балаларның, укытучыларның шатлыкларын уртаклашырга, аларны яңа уку елы һәм яңа бинага күчүләре белән тәбрик итәргә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, шәһәрдәге төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре килгән иде. Кунакларны балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм хореография бүлегенә йөрүче балалар җырлы-биюле музыкаль композиция белән каршы алдылар. Кызыл лентаны кисү хокукы Айдар Салахов белән Ленар Хәкимҗановка бирелде.
Балалар сәнгать мәктәбе педагогы, әлеге бинаның кураторы Елена Митюшкина кунакларны бина белән таныштырды. Биредә иркен гардероб бүлмәсе, методик кабинет, балалар шөгыльләнү өчен сынлы сәнгать сыйныйфы бүлмәләре, компьютерлар белән җиһазландырылган теория һәм дизайн сыйныфы, балалар ясаган картиналар урнаштырылган күргәзмә залы — галерея, табигый фондлар, музей бүлмәләре урын алган. Һәр бүлмә заманча уку әсбаплары белән җиһазланган. Бүген сынлы сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның беренче дәресләре дә шушы яңа бинада үтте.
Чараның икенче өлеше сынлы сәнгать мәктәбенең Минзәлә елгасы яры буйлап урнашкан искиткеч матур күренешле территориясендә узды. Биредә район башлыгы Айдар Салахов әлеге бинаны төзекләндерүдә зур көч куйган «Гранит» төзелеш оешмасы җитәкчесе Артур Микаелянга Мактау грамотасы, оешма төзүчеләре Анна Колосницинага һәм Сергей Павловка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук район башлыгы Айдар Салахов балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Красновага ноутбук алу өчен сертификат бүләк итте. ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевның да бүләген тапшырды.
Айдар Салахов, район башлыгы:
—Әлеге бина элек балалар бакчасы иде, соңрак ул авария хәлендә булу сәбәпле буш торды. Аны файдалану буенча төрле фикерләр бар иде, ә без аны балаларга калдырдык һәм уртак көч белән шундый заманча бина итеп ясап чыктык. Әле күптән түгел генә ачылган балалар сәнгать мәктәбе бинасын да, бүген ишекләрен ачкан сынлы сәнгать бүлеге бинасын да милли проектларга, программаларга кертүдә безгә ТР Рәисе, ТР мәдәният министрлыгы, шәхсән Ленар Хәкимҗанов үзе зур булышлык күрсәтте. Рәхмәт аңа. Балаларга шөгыльләнү өчен бина бар. Хәзер безнең максат — аларны матурлыкны, туган як табигатенең гүзәллеген күрергә өйрәтү. Миһербанлы, тәрбияле, илебез патриотлары итеп тәрбияләү.
Айдар Салахов рәхмәт йөзеннән ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка Минзәлә символикасы төшерелгән сувенир бүләк итте. Сәнгать мәктәбе директоры Ольга Краснова да әлеге мөһим чара истәлеге итеп башкала кунагына балалар кулы белән ясалган картина тапшырды.
Ленар Хәкимҗанов, ТР Министры урынбасары:
—Шушындый яңа бинада сынлы сәнгать серләренә төшенүче, рәсем ясарга өйрәнүче Минзәлә балалары һәм аларның педагоглары өчен мин чын күңелемнән сөенәм. Гомумән алганда Республикабыз, аның Рәисе Рөстәм Миңнеханов иң беренче чиратта безнең балалар хакында кайгырта. 2020нче елда без Россиядә беренчеләрдән булып белем бирүче мәдәният учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын кабул иттек. Күреп торсыз, Минзәләгә балалар учреждениеләрен төзекләндерү буенча бәхет елмаеп тора. Район башлыгы да төрле идеяләр белән безгә мөрәҗәгать итә, балаларның киләчәген кайгыртканы сизелеп тора. Башта проект төзибез, соңыннан финанс мөмкинлекләре табыла, республика җитәкчелеге дә ярдәм итә һәм нәтиҗәдә менә шундый биналар сафка баса. Балаларга илһам алып иҗат итәсе генә кала. Бәлкем һәр бала да рәссам булып китә алмас, әмма биредә алган белемнәр тормышта кирәк булыр дигән теләктә калам.
Безнең белешмә
Балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге бинасы «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» программасы кысаларында төзекләндерелде. Биредә 200 бала белем ала. Балаларны мәктәпкә 6 яшь тә 6 айдан кабул итәләр. Уку вакыты — 8 ел. Сынлы сәнгать бүлегендә 4 педагог балаларга белем бирә. 15 елдан артык педагогик стажга ия булган Елена Митюшкина, Ольга Горбунова, Екатерина Коротиналар белән бергә хезмәт куярга быел үз чыгарылыш укучылары Азалия Бәхтигәрәева да кайткан. Ул балаларны яңа фән — компьютер графикасы һәм дизайн серләренә төшендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев