Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иҗат аркылы балаларда туган телгә кызыксыну барлыкка килә

Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы узды

Видеоконференция режимында узган утырышта 2022 елда телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды. Балаларда иҗат аша туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, балаларны театр студияләре эшчәнлеге аша туган телләре һәм мәдәниятне өйрәнүгә җәлеп итү тәҗрибәсе турындагы докладлар белән танышып, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев республика районнарында бу форматны активрак кулланырга тәкъдим итте.

Видеоконференция тәмамланганнан соң Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев билгеләп үткәнчә, районның барлык мәктәпләрендә дә театр сәнгате буенча дәресләр алып барыла, аларда балалар туган телләрендә спектакльләр куялар.

Шулай ук видеоконференция йомгаклары буенча Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова йортлардагы аншлагларны, адреслы язуларны ясап урнаштыру һәм районның рәсми сайтын, пабликларны республика дәүләт телләрендә алып бару буенча активрак эш алып барырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев