Җир салымын түләүдә яңа маҗынлылар үрнәк
3 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Минзәлә районы буенча 2020 ел өчен физик затлардан милек салымнары буенча гомуми җыем 80 процент тәшкил итә.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Район буенча физик затларның милек салымнары 48,8 млн сум исәпләнгән, шуларның 39,1 млн сумы түләнгән. Җир салымының – 80, милек салымының – 67, транспорт салымының 84 проценты җыелган.
Ландыш Кондратьева, район финанс-бюджет палатасы рәисе:
– Авыл җирлекләре арасында бөтен төр буенча иң күп салым Яңа Мәлкән (2,2 млн сум), Хуҗәмәт (1,8 млн сум), Югары Тәкермән (1,6 млн сум), Коноваловка (1,5 млн сум), Тауасты Байлар, Әтрәкле, Воровский исемендәге (1,2 млн сум) авыл җирлекләрендә исәпләнгән, Аю, Кадрәк, Урыс авыл җирлекләрендә 1 млн сумнан бераз күбрәк. Салымнар җыюга килсәк, барлык төр салымнар түләү буенча иң югары процент Юртау авыл җирлегендә – 93,5 процент, Наратлы Кичү авыл җирлегендә – 90,2, Яңа Мәлкән авыл җирлегендә – 88,9, Яңа Маҗында – 88,7, Николаевкада – 87,4 процент.
Җир салымы буенча иң күп салым Яңа Маҗын авыл җирлегендә исәпләнгән – 438 мең сум, шуның 422 мең сумы җыелган (96,4 процент). Иске Маҗын, Юртау, Наратлы Кичү, Кадрәк, Югары Тәкермән, Бикбау авыл җирлекләрендә дә үтәлеш 90 проценттан югары. Салым җыю үтәлеше 61-80 проценттан артмаган Аю, Хуҗәмәт, Яңа Мәлкән авыл җирлекләрендә җир салымын җыюда тырышып эшлисе бар әле.
Шәһәр буенча физик затлар 3,3 млн сумга якын җир салымы түләргә тиеш булса, шуның 2,1 млн сумы түләнгән (66,4 процент).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев