Иркәнәш авыл җирлегендә яшәүчеләр мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыюга үз өлешләрен кертәләр
“Ярдәм янәшә” – “Помощь рядом” акциясе кысаларында гуманитар ярдәм җыю Минзәлә районы авыл җирлекләрендә дә актив алып барыла.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Безнең яңалыкларны даими күзәтеп баручылар мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыю буенча Минзәләдә системалы эш алып барылуыннан хәбәрдәр. “Ялкын” яшьләр үзәген алыйкмы, битараф булмаган гражданнарның инициатив төркемнәренме, “Донна Роза”да эшләп килүче “Сәйлән” тегү цехынмы.. Авыл җирлекләрендә дә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган, шулай ук махсус операциядә катнашучы ир-егетләргә теләктәш булу мөһимлеген дәррау кубып хуплап алдылар һәм әлеге эшкә җиң сызганып керештеләр.
Шундый ватанпәрвәрлекнең матур бер мисалын Иркәнәш авыл җирлеге дә күрсәтте.
Илгизәр Камалов, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлек халкы “Ярдәм янәшә” – “Помощь рядом” акциясе кысаларында атна-ун көн эчендә 82850 сум акча һәм бихисап күп дәрәҗәдә материаль кирәк-яраклар җыйды. Ә җирлекнең 4 гаиләсе – Иске Иркәнәштән Разиф һәм Рамилә Кәримовлар, Равил һәм Әнисә Шәкүровлар, Азат һәм Тәслия Шәкүровлар, Яту авылыннан Мөхәммәтнур һәм Гөлүсә Хәсәновлар күчтәнәч итеп бал бирделәр. Бүген иртән Иркәнәш авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре җыелган барлык әйберләрне районда гуманитар ярдәм җыю штабы булган “Ялкын” яшьләр үзәгенә илтеп тапшырдылар, ә җыелган акчаны – Никольский кафедраль соборында инициатив төркемнең акча җыю тартмасына салдылар. Битараф булмаган һәр авылдашыбызга рәхмәтлебез, ярдәм җыю алга таба да дәвам итә. Һәр күрсәтелгән ярдәм, тапшырылган әйберләр һәм акчалар теркәлеп, санап барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев