Иркәнәштә балалар өчен “Карга боткасы” үткәрделәр
Гореф-гадәтләр буенча уеннар уйналды, ботка пешерелде
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Иске Иркәнәш авылында мәдәният йорты мөдире Люция Фәйдрова һәм сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова авылдагы балалар өчен “Карга боткасы” үткәрделәр.
Элеккегедән калган гореф- гадәтләр буенча, балалар авылдагы йортларга кереп, яз башлану белән котлап чыктылар, Карга боткасын пешерергә дип ингредиентлар, күчтәнәчләр җыйдылар. Аннан соң Ык буена төшеп төрле уеннар уйнадылар. Әлбәттә, тәмле ботка белән дә сыйландылар.
- Әлеге бәйрәм балаларга да бик ошады, да шулай матур итеп Яз бәйрәме белән котлагач, авылдашларның да күңеле булды, - дип хәбәр итәләр Иркәнәш авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев