Иртәгә “Самый классный классный – 2021” конкурсының 1 нче этабы төгәлләнә
Җиңүче Әлфия Когогинаның 35 мең сум премиясен ала
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Укытучылар бәйрәме көнне – 5 октябрьдә Минзәләдә “Самый классный классный – 2021” конкурсына старт бирелде. Әлеге конкурсның инициаторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина. Һәр теләге булган кеше – ата-ана, укучылар, эш буенча хезмәттәшләре үзләре яхшы дип санаган сыйныф җитәкчеләре исемнәрен тәкъдим итә алалар. Үз тәкъдимнәрегезне сез безнең https://vk.com/smi_menzela группасында https://vk.com/topic-33406771_48342472 обсуждение бүлегендә калдыра аласыз. Кандидатларны тәкъдим итү иртәгә, 15 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә тәмамлана.
18 октябрь көнне Вконтактеда комментарийларда иң күп тәкъдим ителгән класс җитәкчеләре исемлеге төзелеп, раслау өчен район мәгариф бүлегенә җибәреләчәк.
25-31 октябрь көннәрендә әлеге кандидатуралар өчен menzela.ru cайтында тавыш бирү узачак.
Өченче этап – ноябрьдә, бүләкләү. Конкурсантны яклап ясалган комментарий, кайтаваз, фотография һәм видеороликлар нигезендә лидерлар арасыннан җиңүчене Әлфия Когогина үзе сайлап алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев