Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Югары Тәкермән авыл җирлегендә Кыш Бабай һәм Кар кызлары конкурсы үткәрелде

Конкурс шартлары нигезендә җиңүчеләр балалар Яңа ел чыршысын үткәрүдә катнаштылар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Ел Кыш Бабае булып Әнәс Миннеханов , Кар Кызы- Азалия Якиева танылды. Алар балалар белән төрле уеннар үткәрделәр, номинацияләр буенча бүләкләр өләштеләр, әтисе мобилизацияләнгән бәләкәч, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аралаштылар.
Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:
-Безнең җирлектә талантлы кешеләр яши. Төрле бәйрәмнәрдә җырлаучысы да, биючесе дә табыла. Нинди генә конкурс оештыра башласак та теләүчеләр бик күп була.
Азалиянең гаиләләре бик актив, бу юлы алар кошлар өчен җимлек ясап, авылдашларының исен китәрде.
Талантлы Әнәс балалар өчен тамаша тәмамлангач, хатыны Рүзилә белән Чыршы бәйрәменә килүчеләргә моңлы җыр бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев