Юлдагы трагедияләр махсус комиссиянең чираттан тыш утырыш үткәрүенә китерде
ВК дагы безнең төркемне даими карап баручылар игътибар иткәндер, район аша үтүче М7 трассасында ике юл һәлакәтендә ике кеше үлде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Райондашлар бу трассада реконструкция башланганын белеп, күреп торалар. Бәхеткә, әлеге трагедияләр юл эшләре белән бәйле түгел. Әмма әлеге утырышны алып барган район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында акцентны нәкъ менә масштаблы юл төзелешенә белән бәйле трагедияләрне булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклегенә ясады.
Юлга реконструкция ясау ике елга сузылачак. Грунт алу, күчкрү эшләрендә 500 ләп техника эшли. Эш барышында алар олы юлга да чыгачак. Юлда хәрәкәте дә тукталмаячак. Караңгы вакытта юлга чыгу юллары махсус сигналлар, яктыртылган юл билгеләре белән күрсәрелергә тиеш.
Трассадагы юл аша чыгу юлларында кояш энергиясе белән эшләүче светофорлар кую мәҗбүри.
АТП М7 трассасы белән бәйле 16 мәктәп маршрутына күрсәтә икән. Предприятие инженеры А.Попов ,автобусларның тизлеге чикләнгәнлеген искәртеп, трассадагы фуралар ның башбаштаклыгына чик куюны сорады. Моның өчен трассага тизлек чикләгече кую тәкъдиме белән чыкты.
Утырышта районның ГИБДД бүлеге начальнины Альберт Якупов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров та чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак алдагы чыгарышларда язачакбыз, район газетасы битләрендә дә юл иминлеге хакындагы материаллар еш басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев