Июль аенда Минзәлә районында 11 кеше коронавирус йоктырган
Коронавирусның “кентавр” дип аталган яңа штаммы “омикрон”га караганда йогышлырак, аны иммунитет та начар күрә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Омикрон”ның бер варианты булган “кентавр” штаммы тиз йога, чөнки ул өске тын юллары клеткасына тиз ябышучан. Моңа өстәп, ул организмга иммунитет сизмәслек итеп үтеп керә. Вирус өслегенең структурасы үзгәрә, шул сәбәпле иммунитет аны танымый башлый. “Кентавр” штаммы кешедән кешегә тиз йога, ә менә авыруның ни рәвешле озак яки тиз узуы хакында әле әйтергә иртәрәк.
Район үзәк хастаханәсеннән алынган саннар күренгәнчә, районда 18392 кеше коронавирустан прививка ясатты, шуның 717се ревакцинация үтте. 12 яшьтән өлкәнрәк 60 бала шулай ук вакцинацияләнде. Июль аенда 11 кешедә коронавирус авыруы ачыкланды. Районда коронавирус инфекциясенә каршы булдырылган коллектив иммунитетны саклап калу өчен, вакыты җиткән һәркем ревакцинация үтәргә тиеш. Хастаханәдә дозалар җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев