Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнәләр
Минзәлә районы хуҗалыкларында көзге культуралар-9957, күпьеллык үләннәр-3496 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-250, күпьеллык үләннәр-1673 гектарда тырмаланган, дым каплату 2046 гектарда башкарылган.
Язгы чәчү өчен орлыкның 2630 тоннасы инкрустацияләнгән. Язгы кыр эшләрендә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар, әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру -100, көзге культураларны тукландыру-100,күпьеллык үләннәрне тырмалау 100 процентка үтәлде.
Шулай ук “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы механизаторлары көзге культураларны өстәмә тукландыруны - 3125, дым каплатуны - 1308 гектарда башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев