Каникуллар файдалы узды, ә иң мөһиме - куркынычсыз
Коронавирус сәбәпле кертелә торган чикләүләргә карамастан, укучыларның көзге каникуллары төрле чаралар уздырылуы белән аерылып торды.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Мәктәп укучылары өчен көзге каникуллар вакытында үткәрелгән чаралар 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр гадәти уеннардан һәм конкурслар белән үтерелеп үтте. Балаларны файдалы ял иттерер өчен район һәм шәһәр китапханәләре, Минзәлә шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе, «Победа» кинотеатры, туган якны өйрәнү музее, район мәдәният сарае авыл клублары белән берлектә кушылды. Мәктәп яны һәм «Кояшкай» лагерьлары эшләде.
Чаралар онлайн форматта да (учреждениеләрнең социаль челтәрләрендә), шулай ук бергә күрешеп тә узды. Уеннар, викториналар, бәйгеләр рус телендә дә, татарча да үткәрелде.
Фотоларда Әтрәкле авылы китапханәсендә викторина һәм балалар сәнгать мәктәбендә рәсем ясау мизгелләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев