Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Көлтә бәйләр өчен осталык, зур уңыш алыр өчен табигать шартларының уңай булуы кирәк

Быел агрономнарга табигать шартларына сылтарга җай булмады.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Кояшы да булды, яңгыры да. Агрономнарыбызның күбесе җир эшкәртү, үсемлекләрне тукландырыруда яңа технологияләрне белеп кулланалар, югары репродукцияле орлык чәчәләр.Һәрхәлдә, акчалы инвестор кулы астында шулай эшләргә мөмкинлек бар.Иренмичә иҗат кына ит!

"Илнур" крестьян- фермер хуҗалыгында да игеннәр куандыра быел.Үзләренчә әйтсәң, арпаның "нимес" сорты гектарыннан 60 центнердан артык уңыш биргән.Үзебезнең "Раушан" сорты да, сабагы сыгылып төшүгә карамастан, илле центнердан арттырган. Чүпле түгел.Шул килеш түбә астындагы көшелләргә өяләр!

Менә шундый күтәренке шартларда Тауасты Байларның Мөслимә Гайниева җитәкләгән "Ядкәр" фольклор ансамбле басуда эшләүчеләргә "Көлтә бәйләү"әдәби- музыкаль композиция күрсәтте. Алай гына түгел, көлтә бәйләү, умач пешерү буенча мастер- класслар үткәрде. Умач һәм иттән учакта пешкән тәмле аш белән сыйлады.

Коллектив үз чыгышына ныклап әзерләнгән иде, колхоз тарихына кагышлы бик күп фактларны да аланлыкка әзерләнгән табын артында утыручы һәркем игътибар белән тыңлады. Туксанынчы еллар ахырында да районда кайбер культуралар рекордлы уңыш белән шаккаттырган булган.Табигать көче, чөнки ул елларда ашламаны болай мул кертмиләр иде әле.Ашлыкны куярга саклагычлар җитмәгән.Быел да шундый проблема туарга мөмкин.Ашлык бәясе нык төште.Игенчеләрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең тагын бер очрашуы урак беткәч булачак.Бу хакта тамашаның башыннан алып ахырына хәтле караган "Илнур" җитәкчесе Язкәр Биҗанов хәбәр итте.

Басудагы тамаша элекке еллардагы агитбригада чыгышын хәтерләтте.Чөнки очрашу тарихи вакыйгаларны искә алу белән беррәттән, гармун моңы, яңгыравыклы җырлар белән аралашып барды.

Басудагы очрашуга килергә вакыт тапкан авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева һәм ааыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков та бу фактка уңай бәя бирделәр.

"Көлтә бәйләү" нең күтәренке рухта үтүен безнең видео һәм фотоматериаллардан карап белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев