Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Комплекс төзелеше план нигезендә бара

Район башлыгы Айдар Салахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов районга эш сәфәре кысаларында Коноваловка авылы тирәсендә төзелүче мегаферманы төзелеше белән таныштылар.

Биредәге төзелеш эшләре барышы белән инвестор“Акибанк” ачык акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе Илдар Гәләүтдинов таныштырды, мегаферманың киләчәккә планнары турында сөйләде.

  “Кама беконы” ҖЧҖ 6 мең баш савым сыерына исәпләнгән товарлыклы сөтчелек комплексының  беренче өлешен төзи.  Биредәге төзелеш кырмыска оясын хәтерләтә, төзүчеләрнең бер бригадасы булачак корпусларны җыялар, икенчеләре бетон түшиләр, өченчеләре электр линиясе сузу белән мәшгүльләр. Төзелеш эшләре өчен бетон заводы төзеп куйганнар.  Коноваловка авылы тирәсендәге сөтчелек комплексы 100 гектарга якын мәйданда урнашачак, биредә 109 кешегә эш урыны булдыру каралган. Мондый масштаблы терлекчелек комплексы Татарстан Республикасында бердәнбер. Мегафермада малларны бәйсез асраячаклар, сыерларны саву өчен 25 робот куелачак. Ферма өчен җиһазлар 1нче сентябрьдә кайта башлаячак. Мегаферманы төзү ике этапта барачак һәм аның беренче чираты 2022 ел ахырына тәмамланачак. Ә икенче чираты 2023 ел азагына басар дип көтелә. Комплекс тулысынча төзелеп беткәч көненә 160 тонна сөт җитештерү каралган.  

Биредә киләчәктә эшләүчеләр өчен авыл яныннан 18 гектар җир бүлеп бирелергә тиеш һәм биредә эшкә килгән яшьләргә йортлар салып бирү дә каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев