Луиза Идиатуллина: "Актив тормыш алып бару бәрабәренә әле бүген дә сәламәтмен"
Минзәлә районы мәдәни тормышының ачык символы булган Луиза ханым Идиятуллина үзе яшәгән күпфатирлы йорты янында матур чәчәкләр һәм яшелчәләр үстерә.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Гомерен Минзәлә районында мәдәният һәм сәнгать үстерүгә багышлаган, район ветераннар хоры әгъзасы Луиза ханым Идиатуллина бүген дә актив тормыш алып бара.
- 86 яшьтә булуыма карамастан, тик торырга, өйдә утырырга яратмыйм. Әле менә хор кызлары белән тагын пароходта круизга чыгып китәргә җыенабыз. Гомумән, актив тормыш алып бару бәрабәренә әле бүген дә сәламәтмен, - ди Луиза Хәким кызы.
Әле Изыскательләр бистәсендә үзе яшәгән күпкатлы 1/5 йорты янында чәчәкләр, яшелчәләр дә үстерә Луиза ханым. “Бердән, хәрәкәт, икенчедән, үзем үстергән файдалы яшелчәләрдән авыз итәм, чәчәкләр белән сокланам”, - ди ул.
Безнең өстәмә
Луиза ханым Идиатуллинага баруыбызның сәбәбе: ул безнең белән Минзәлә районы сәнгать һәм мәдәният әһелләренең Мәскәүдә 1957 елда ТАССР декадасында катнашу тарихы белән уртаклашты. Бу хакта “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев