Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мәйдан түрендә -хезмәт батырлары

Быелгы Сабантуй: районыбыздагы милли мәдәни традицияләр, хезмәт кешесенә олы ихтирам, халыклар дуслыгы һәм гаилә елына багышланган театральләштерелгән тамашада тулысы белән чагылыш тапты.

Районда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, йолаларын халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән —милли бәйрәм-Сабантуйлар гөрләп узды. Урман чишмәсе буендагы мәйданда үткәрелгән районкүләм бәйрәм чарасында яхшыдан-яхшы номерлар белән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, балалар иҗат коллективлары, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәләлә татар дәүләт драма театры чыгыш ясады. Анда барлыгы 800 дән артык бала һәм 200 дән артык зурлар, барысы бергә 1025 кеше катнашты. Быел районыбызның игенчеләре ягы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә бар җирдә дә Сабантуйлар искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын узган елгы кыр батыры «Калморза» хуҗалыгы механизаторы Айдар Насыйров һәм узган елгы Сабантуйның яшьләр арасында абсолют батыры Динар Латыйповка бирелде. 

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Ул үз чыгышында Сабан туе-хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме дип ассызыклап үтте. Чыннан да Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенчегә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң җырлап биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Бүген безнең егетләребез Украинада неонацизмга каршы көрәшәләр, без аларның гаиләләренә , туганнарына булдыра алганча ярдәм итәбез. Быел язын район игенчеләре, технологик шартларга туры китереп 57 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчте. Игеннәребез тигез тишелеш бирде, яңгырларның вакытында явуы киләчәк уңышка ныклы нигез салды. 

Мәйдан түрендә-хезмәт батырлары. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган-тубал белән чәчү чәкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да. Билгеле, фидакарь игенчеләребезнең маңгай тире белән үстерелә икмәк. заман Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хамаев Сабан туенда катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады. Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. «Август-Мензелинск» ҖЧҖнең механик мастерской мөдире Рәмзил Халиуллинга Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дигән мактаулы исем тапшырудан башланып китте. Калморза хуҗалыгы механизаторы Зиннур Гыйльфанов быел 2620 гектарда чәчү эшләре башкарып кыр батыры дип танылды, иңенә тәкә салынды, аңа район башлыгы Айдар Салахов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, акчалата премия бүләк итте. Аннан Айдар Салахов иң башта язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан игенчеләргә, механизаторларга, җитәкчеләргә терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучылар, фермерлар, лаеклылар бүләксез калмады, авыл җирлекләре башлыклары бүләкләнде (алар барысы 60 тан артык) Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау кәгазе, татарстан республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләге тапшырылды. 

Сабантуй мәйданында төрле ярышлар, уеннар уздырылды. Бу ярышларда яшьләр белән бергә урта яшьтәгеләр дә актив катнаштылар. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре дә тапшырылды.

Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, капчык белән сугышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты. Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Сабантуйга килүчеләр татар-башкорт милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда милли көрәшне кече яшьтәге балалар башлап җибәрде. Дүрт сәгать бил алышканнан соң, ниһаять, батырлар билгеле булды. Сабантуйның иң мөһим һәм кызыклы өлешен күрер өчен келәм янына күпләгән халык җыелды. Быелгы Сабантуйда тә яшүсмерләр арасында ике ел рәттән абсолют батыр булып Аю авылыннан Динар Латыйпов, ә зурлар арасында шулай ук ике ел рәттән абсолют батыр булып Илнур Камалов калды. Аларга тәкә, акчалата бүләк тапшырылды. Ә иң зур акчалата бүләккә 100 мең сумга Илнур Камалов ия булды. 

Алып баручының: «Атлар килә! Атлар!» дип игълан итүенә ярты Сабантуй куптарылып шул якка йөгерде. Ат чабышы милли бәйрәмебезнең матур бизәге генә түгел, халкыбызның үткәне, тарихы да. Ул традиция, ул яшь буынга үзенчәлекле тәрбия чарасы. Атлар нәселләренә карап 1600 метр дистанциядә узыштылар. Һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде. Хуҗасы әмерен үтәп, атларның каршылыклар аша җиңел генә үтүе, ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелеп беренчелек өчен җан-фәрманга узышуы сабантуйга килүчеләрне битараф калдырмады. Бабайларыбыздан калган ат чабышы бүгендә халкыбызның иң яраткан бәйгесе. Ат чабышлары берничә 5 төрдә үткәрелде. Беренче урынны алучыга-30 мең, икенче урынга-20 мең, өченче урынга-10 мең сум акча бирелде. 

Сабантуйда яше-карты рәхәтләнеп ял итте; ат чабышлары, милли көрәш карады, төрле кызыклы уеннарда катнашты, истәлеккә матур бүләкләр һәм якты тэссоратлар алып кайтып китте. Уен-көлке, җыр-моң Урман чишмәсе янындагы сабантуй мәйданында кичкә кадәр яңгырап торды. Бәйрәм гаҗәеп күңелле, шәп үтте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев