Мәңге яшә, чәчәк ат син, минем Минзәлә
Республика көне яңартылган В.И.Ленин исемендәге паркта зурлап билгеләп үтелде.
Бәйрәмне район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде һәм минзәләлеләрне, кунакларны,райондашларны күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеге, тынычлык һәм татулык символы булган бәйрәмебез-Республика көне белән котлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев бәйрзәм уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде.
Айдар Салахов республикабызда сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсүен, районда да социаль программалар уңышлы тормышка ашырылуын, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар салынуын билгеләп үтте. Айдар Салахов һәм Азат Хәмәев Татарстан Республикасының социаль экономик үсешенә керткән хезмәтләре өчен Олег Петров белән Алфир Сафиуллинга –“Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исемен тапшырды. Театр сәнгатен үстерүгә күпеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гөлфәния Шәймардановага Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, шулай ук матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен Венера Гильмиева Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Татарстан Республикасында матбугат чараларында күпеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кадрия Марданова Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде. Республиканың финанс системасында нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының финанслар министрлыгының Рәхмәт хаты Ләйсән Гыйлфановага тапшырылды. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегендә гомумпартия чараларын үткәргәндә һәм партия төзелешендә актив катнашканары өчен “Бердәм Россия” партиясенең региональ башкарма комитетының җитәкчесенең Мактау кәгазе белән Лилия Черезова, Лариса Карамова, Оксана Губайдуллина, Ольга Ильина бүләкләнде. “Чәчәк феерия”сы чәчәк композициясе һәм чәчәкләр күргәзмә-сату җиңүчеләре төрле номинацияләрдә һәм өй яннарында да матур чәчәкләр үстерүчеләр бүләкләнделәр.
Бүләкләүләрдән соң Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасын музыкаль композиция белән башлап җибәрделәр. Район авылларының мәдәният йорты һәм клублары каршында эшләүче фольклор ансамбльләр, үзешчән артистлар күңелле җырлар һәм биюләр белән тамашачыларны сөендерделәр. Бәйрәмгә килгән кешеләр ел буена җитәрлек рухи байлык алып киттеләр.
Бәйрәм татар эстрадасы артистларының концерты һәм күңел ачу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев