Машина белән сыер саву операторы Рузилә Латыйпова республика конкурсында 3нче урынны яулады
Тәтеш районында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы узды
(Дифиза Нуриева «Минзәлә информ»)
Традицион чарада республиканың 43 районы вәкилләре катнашты. Безнең район данын машина белән сыер саву операторы Рузилә Латыйпова яклады, ул «Камский Бекон» ҖЧҖдә хезмщт куя.
Конкурс өч этаптан торды: теоретик белемнәрне тикшерү буенча ярышлар; сыер саву аппаратын сүтү һәм җыю буенча ярышлар; сыер саву буенча ярышлар.
Рузилә Латыйпова яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм призлы 3нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев