Массакүләм мәдәни чаралар үткәрү көннәре әлегә ачыкланмады
Бүген республиканың вице-премьеры, коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлиева коронавируска бәйле хәл турында сөйләде.
(Минзәлә, 21 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)
Республика буенча алсак, республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 2546 очрак теркәлгән, соңгы бер тәүлектә –71 очрак.Шуларның 14 госпитальгә урнаштырылган, 47се өй шартларында дәвалана. Коронавирустан республикада тугыз, шул исәптән Яшел Үзән районыннан бер кешенең үлеме теркәлгән.
Башка елларда елның шушы чорында халык сабантуйлар дип җан атып йөри башласа, быел бәйрәмнәргә,массакүләм чараларга коронавирус аяк чалды.
–Россия баш санитар табибының ачык хаты бар, шуның нигезендә җәмәгатьчелек мунчаларының, сауналарның эше туктатылган, шушы таләпләр саклана, – диде Ләйлә Фазлиева.
Нэля Бикеева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, коронавирус белән көрәш буенча районның оператив штаб җитәкчесе:
– Безнең районда коронавирус инфекциясе йоктыруның 3 очрагы бар, 29 кеше үзизоляциядә. Коронавируска каршы саклану чараларын йомшартмыйбыз: урамга чыкканда, кешеләр белән аралашканда маскалар һәм перчаткалар кию таләпләрен үтәүгә барыбыз да җаваплы карыйк. Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк. Инфекциядән саклану максатынан көчәйтелгән режимда эшләүне дәвам итәбез. Коронавируска каршы профилактика максатларында районның мобиль төркеме учреждениеләрдә, оешмаларда, сәүдә нокталарында, гомумән халык күп йөри торган урыннарда үзенең эшчәнлеген дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев