Реклама
Көн темасы
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Минзәләдә җыелган гуманитар ярдәм зур “КАМАЗ” га тутырып җибәрелде
Гуманитар ярдәмне җибәрү шушы ялларда булды
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
“Ярдәм янәшә”/”Помощь рядом” акциясе кысаларында Минзәлә районында актив рәвештә махсус хәрби операциясендә катнашучыларга, мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм җыелды. Районда ярдәм җыю штабы булган “Ялкын” яшьләр үзәгенә битараф булмаган райондашларның зур күләмдә продукция, кирәк-яраклар китерүе турында хәбәр итеп торган идек.
Ирина Михайлова, “Ялкын” яшьләр үзәге директоры:
- Гуманитар ярдәм бик зур күләмдә җыелды. Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары тарафыннан әзерләнгән шәхси посылкалар да бар иде. Әлеге йөкне зур “КАМАЗ” машинасына гына сыйдыра алмадык, тагын бер “Газель” машинасын ялларга туры килде. Гуманитар ярдәмне машиналарга тутырырга волонтерлар, инициатив төркем вәкилләре, “Форпост” та катнашучылар һәм башка битараф булмаган гражданиннар килделәр, - дип хәбәр итте.
“Ялкын” яшьләр үзәгендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев