Мемориаль такталарны ачуда Советлар Союзы Герое Самуил Тапиковның оныкчыгы да катнашты
Бүген тантаналы шартларда 1нче урта мәктәптә Советлар Союзы Геройлары Самуил Тапиков һәм Борис Винокуров исемнәре язылган такталарны ачу митингы булды.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы үзенең 4 Советлар Союзы Герое һәм ике Дан Орденының тулы кавалерлары булган Геройлары белән дан тота, горурлана. Митингта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да моны үз чыгышында ассызыклады.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы “Легион” патриотик отряды Россия хәрби-тарихи җәмгыяте белән берлектә “Тарихи десант” проектын тормышка ашыру максатыннан әлеге Геройлар исеме язылган мемориаль такталарны мәктәп һәм административ биналарга урнаштыра. Шундый такталар районыбызның Матвеевка һәм Югары Юшады авылларындагы Геройларга куелды инде. Чираттагы тантаналы вакыйга Минзәләнең 1нче урта мәктәбендә узды. Республика күләмендә әлеге эшне башлап һәм оештырып йөрүче – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы директоры Александр Александров.
Мемориаль тактаны тантаналы ачу хокукы Герой Самиул Тапиковның оныкчыгы, мәктәпнең 8Б укучысы Виталина Елховага һәм Алесандр Александровка бирелде. Геройлар хөрмәтенә мәктәп укучылары Казаннан алып килгән коралдан залп бирелде.
Бөек Ватан сугышы Геройлары исемнәрен мәңгеләштерү һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен мәктәп директоры Ольга Ильина Александр Александровка рәхмәт белдерде һәм патриотик дәресләр уздыруда күрсәтмә материал буларак файдалану өчен солдатлар обмундированиесе – разгрузка бүләк итте.
Әлеге чара хакында тулырак видеодан карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев