Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр

Язгы кыр эшләрендә “”Август”компаниясенең Минзәлә ОСПсы, “Калморза” хуҗалыгы һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда иртә сабан культуралары барлык мәйданның 28-56 процентында эш башкарылган.

(Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”).

Минзәлә игенчеләре кырларда алдагы уңыш өчен җиң сызганып эшлиләр. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату барлык мәйданның 94 процентында башкарылды. Минзәлә басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.

Язгы чәчү өчен орлыкның  7229 тоннасы  инкрустацияләнгән. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 1473 гектарда сидерат чәчтеләр.  Район буенча иртә сабан культуралары чәчү 19,1 процент тәшкил итә.

“Ильнур” КФХСы һәм“Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре берьеллык үлән чәчәргә керештеләр. Язгы чәчү буенча “Рус” ҖЧҖ һәм “Кама беконы” ҖЧҖ игенчеләренә башкаларга тиңләшү өчен тырышып эшләргә кирәк.

Район буенча арпа-3200,борчак-3344, солы 58 гектарда чәчелгән. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр һәм 468 гектарда шикәр чөгендере чәчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев