Минзәлә ярминкәсендә унҗиде килограммлы күркә сатылды, шашлык та пешерделәр
Минзәләдә ярминкә үтәчәк дигән игълан биргәндә сораштыру да үткәргән идек.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Катнашкан кешеләрнең күбесе шашлык булса ярар иде дигән теләк белдергәннәр иде. Ярминкәдә шашлык пешерделәр! Алып чыкканын сатып бетерәчәкбез диделәр. Ярминкәгә нигездә авыл җирлекләре башлыклары алып чыккан кешеләр сату итте. Шәһәрдән күршем Айрат үзе үстергән унҗиде килограммлы күркә алып чыккан иде, урманчыларның утыны, агачтан кул эшләнмәләре сатып алучыларда кызыксыну уятты, балыкчылар янында , һәрвакыттагыча, зур чират иде. Каз, үрдәк ,тавык, куян, сөт продуктларын сайлап сатып алу мөмкинлеге булды.Өрек, ит, колбаса, кием сатучылар да сатып алучыларның игътибарын җәлеп итте.Сатып алучылар күп булмаса да, килгән берсе дә буш кул белән китмәде.
Традиция буенча, ярминкәгә килүчеләр белән район башлыгы Айдар Салахов аралашты. Сатучыларга рәхмәт әйтте, аралашканда сатып алучыларның булган товарлардан канәгать калуын ишетте.
Ярминкәдә булучылардан бу материал астында комментарийлар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев