Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре өчен кызу чор башланып китте

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чәчү эшләренә узган атна ахырында ук керештеләр.

Бүген күпчелек агрегатлар дым каплатуны төгәлләүгә җәлеп ителгән. 23нче апрельгә «Август-Мензелинск» ҖЧҖнең игенчеләре 1880 гектарда сабан бодае, «Кама беконы» ҖЧҖ 545 гектарда, «Калморза» хуҗалыгы 320 гектарда арпа чәчтеләр. Бу хуҗалык игенчеләре көздән сөрелгән җирләрне тырмалауны да озакка сузмыйлар. «Калморза», «Заиковский», «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре дым каплатуны төгәлләделәр. «Калморза» һәм «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, «Заиковский», «Ильнур» КФХсы игенчеләре күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләделәр. Барлыгы хуҗалыкларда 6549 тонна орлык инкрустацияләнгән. 

— Ел игенчеләр өчен уңай килә. Басуларда карлар тиз эреп бетте, дым туфракка сеңде. Җир-дымлы. Бу-бик яхшы. Бу исә үзе үк безнең өчен зур куаныч. Һава торышы гына уңай килсен — Минзәлә игенчеләре җиң сызганып эшләргә һәрвакыт әзер. Быел да икмәкле булуыбыз шушы көннәрдә хәл ителүен алар яхшы аңлый. 11651 гектарда җәйрәп ятучы уҗым культуралары яхшы кышлаган. Табигать шартлары уңай килгәндә бураларыбызның иген белән тулачагына ышаныч зур, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков. 

Район буенча быелгы язда 29044 гектар бөртекле-кузаклы культуралар, рапс-8666,шикәр чөгендере-3779, гәрчич-97, җитен-470, соя-337, көнбагыш 2147 гектарда игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев